Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен 228 меңнән артык кеше тавыш биргән

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Татарстанда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 228 815 кеше катнашкан.

Татарстан районнары арасында Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск муниципаль районнары халкы актив катнаша.

 

Быел Татарстаннан төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә барлык 45 муниципаль берәмлектә 273 җәмәгать урыны, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша.

 

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр сайтта gorodsreda.tatar.ru, порталда һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында уза. Төзекләндерү өчен әбъектларны «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты сайлап ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International