Татарстан – Россия субъектлары арасында энергия нәтиҗәлелеге рейтингында икенче урында

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Татарстан Россия субъектлары арасында энергия нәтиҗәлелеге рейтингында икенче урын (Хаты-Манси округыннан соң) яулады. Шундый нәтиҗәләрне бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты һәм Һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту комиссиясе катнашында уртак утырышта ТР Энергияне сакчыл куллану технологияләре үзәге директоры Евгений Мартынов әйтеп узды.

Аның сүзләренчә, 2015 елда Татарстан энергия нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән бюджет инвестицияләре күләме буенча 4 урында торган. Татарстан предприятиеләрендә, чыганаклардан сакчыл файдалану технологияләрен кулланылышка кертү нәтиҗәсендә, ел саен тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы кими: үткән елда күрсәткеч 1,5 процентка кимегән.

Бүген энергиядән сакчыл файдалану биналар төзелешендә дә кулланыла. Республикабызда моның ачык мисаллары –  югары технологияләр шәһәре – Иннополис, “Современник” торак комплексы, “Красное Яблоко” эконом-класслы торак йорт, Технополис территориясендә энергияне сакчыл кулланучы “Химград” йорты, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ фәнни-техника үзәге, “Сувар Плаза”, “ГоркиПарк” комплекслары һәм башкалар. Бу объектлар Россиянең энергияне нәтиҗәле кулланучы һәм экологик проектлары рейтингына керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International