Петербург халыкара икътисадый форумы-2017 (ПХИФ) "Экспофорум" күргәзмә үзәгендә 1-3 июнь көннәрендә уза. Форум девизы быел – " Глобаль икътисадта яңа баланс эзләү". Санкт-Петербургта якынча 130 илдән 12 мең катнашучы һәм кунакларны көтәләр. Президент Рөстәм Миңнеханов составына төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айрат Гатиятов кергән делегация әгъзалары белән бергә, икътисади форумының төп чараларында катнашырга җыена, шул исәптән Россия Федерациясе президенты Владимир Путин катнашуы белән пленар утырышта.