ТР төзелеш министрлыгы: Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эшләячәк төбәк операторы билгеләнә

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

2017 елның сентябрендә Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эшләячәк төбәк операторы компаниясен белдерәчәкләр. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде. Аның сүзләренчә, конкурс нигезендә төбәк операторын сайлап алу җәй дәвамында барачак.

Искәртеп үтик, бердәм төбәк операторы Россиянең билгеле бер төбәгендә махсус схема нигезендә каты коммуналь калдыклар җыю, утильләштерү, ташу, зарарсызландыру белән шөгыльләнәчәк.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, Казанда чүп яндыру заводы төзелешен күздә тотып, төбәк операторы тарафыннан программа эшләнәчәк, аның кысаларында яңа полигоннар билгеләнәчәк (Татарстанда булганнары инде тулган).

“Федераль законга үзгәрешләр буенча тәкъдимнәрне көзге сессиягә кертү өчен, юл карталары әзерләү, булган сорауларны туплау буенча төгәл сроклар билгеләнде. Әлеге күчешне халык һәм калдыкларны җыя торган берләшмәләр, икътисадның шушы өлкәсендә эшләүче бизнес өчен максималь нәтиҗәле итү кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International