Татарстан Республикасында 1029,4 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планның 42,9 проценты

2017 елның 24 июне, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елның 23 июнь көненә 1029,4 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планның 42,9 проценты.

Социаль ипотека программасы буенча 176,5 мең кв. метрлы 3 мең 259 фатирлы 77 йорт сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Социаль ипотека программасының төзелүче 144 объектыннан әзерлеге югары дәрәҗәдә - 81, уртача - 31, 22сендә эшләр башланган гына. 

2017 елда арендалы торак программасы буенча 22,6 мең кв. метрлык 387 фатирлы 17 йорт төзү\ каралган. 15,4 мең кв. метрлык 258 фатирлы 14 объект инде сафка кертелгән (Югары Ослан, Чирмешән, Мамадыш, Әлки районнарында). 

Шулай ук 2 төзелүче объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, тагын бер объектта түбәне кору эшләре тәмамланып килә, эчке инженер челтәрләрен көйләү эше бара. 

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү кысаларында 78 наймга килешү буенча торак бирелгән, 23 фатирга Дәүләт торак фонды хокукы теркәлгән. 

Рөстәм Миңнеханов ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә аеруча игътибар итәргә кушты. 

Өлешләп төзү һәм озак төзелүче йортлар турында Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Казан башкарма комитеты мәгълүматы буенча РФ Төзелеш министрлыгы котролендәге өч өлешләп төзелүче объектта вәзгыять түбәндәгечә. Четаев урамындагы 128 фатирлы йортта ("Вектр" ЯАҖ - төзүче) - 99 % әзерлек, биредә 98 өлешләп фатир алучы. 

Әмирхан урамы 68 кварталындагы 152 фатирлы йортта ("Маг-строй" ҖЧҖ) - 82 %, 126 өлешләп фатир алучы. 

Әмирхан урамы 68 кварталдагы 168 фатирлы йортта  ("Маг-строй" ҖЧҖ) - 78 %, 56 өлешләп фатир алучы. 

Достоевский урамы, 57 373 фатирлы йорт әзерлеге ("Фирма Свей" ҖЧҖ) - 55 %, 328 өлешләп фатир алучы. Объектта эшләр алып барылмый. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләләр буенча җентекләп эш алып барырга, фатир сатып алучылар белән дә фикер алышырга йөкләде. Һәр объект буенча гражданнарны торак белән тәэмин итәргә тырышырга кирәк. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, башка юл юк, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук ТР Президенты авыл клубларын капиталь ремонт сыйфатын контрольдә тотарга йөкләде. Авыллардагы тормыш клубларны популяр итә, диде ул, бу кирәкле социаль объект - спорт объектлары белән бер рәттән алар эшләргә тиеш. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, соңгы вакытта районнар башлыклары авылларда спорт объектлары һәм бассейнар төзүгә күп итеп әаявкалар алып килә. Әлбәттә, авыл халкы турында уйлау яхшы, аларның тормыш сыйфатын яхшырту кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Беренче чиратта андый объектлар аз булган яисә булмаган урыннарда төзеләчәкләр. Калганнары чиратын көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International