Түбән Каманың ятим балалары өй туе уздыра

2017 елның 21 июле, җомга

Бүген, 20 июльдә, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында, Түбән Каманың Менделев урамы, 23 нче йорт адресы буенча йортка күченү тантанасы уздырыла. Түбән Кама матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, район әлеге программада 2008 елдан башлап катнаша. 7 елда 104 бала торак белән тәэмин ителгән.

Бүген, тантаналы шартларда, Түбән Каманың тагын 7 ятим баласына яңа фатирдан ачкыч тапшырылачак. Түбән Камага башка район балалары да күченәчәк. Шулай итеп, бүген барлыгы 30 бала “өй туе” уздырачак. Аларга яңа йорттан, яшәү өчен тулысынча әзер булган бер бүлмәле фатирлар бирелә.

2017 елда торак төзелеше программасы буенча Түбән Камада 130 мең кв. м торак мәйданын кулланылышка тапшыру күз алдында тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International