Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2017 елның 6 аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2017 елның 6 аенда гомуми мәйданы 12 255,13 мең кв. метрлы 612 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1331 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1135, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 109, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 87.

Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 527 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 103 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 17, вазифаи затларга – 43, физик затларга – 43. 11 беркетмә РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча, ТКЗТИ күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен төзелде.

Гомуми 701 000 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 332 000 сумы – ТКЗТИ, 339 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. Фактта штрафларның 373 000 сумы түләнде, бу салынган штрафларның гомуми суммасыннан 53,2% тәшкил итә.

2017 елның 6 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның 579 мөрәҗәгате карап тикшерелде. 467 мөрәҗәгать тулы күләмдә каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләрнә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде. 112 мөрәҗәгать ТКЗТИ контролендә кала бирә.

2017 елның 6 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 11 297,11 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International