Чистай ЗТИ инспекторы, Чистай ш. Җиңүгә 40 ел урамы буенча 32 нче күпфатирлы торак йортны "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерү кысаларында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен: фундамент күперчегендәге җитешсезлекләр: аерым өлешләрендә ярыклар булу; подвал бинасының җилләткеч уемнарында жалюзи рәшәткәләре юк; подвал бинасына керә торган җирдә болдыр идәне җимерелгән; баскыч урыннарында электр җайланмасыннан тиешенчә файдаланылмый: өзгечләр өлешчә җимерек; подвалны яңгыр сулары баскан.
Ачыкланган җитешсезлекләр Чистай ш. Җиңүгә 40 ел урамы буенча 32 нче торак йорт белән идарә итүче "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ эш кузгату өчен сәбәп булды.
ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм 7.22 статьясы буенча 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде, аның үтәлешен инспекция тикшереп тора.