«ВолгаСтройЭкспо» күргәзмәсендә бизнес-очрашулар: төзелеш материалларын һәм җиһазларын сатып алу һәм ташу

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2018 елныд 25 апрель көнендә эшлекле чара узачак –төзелеш материалларын һәм җиһазларын потенциаль китерүчеләр һәм сатып алучылар арасында бизнес-очрашулар. 2018 елда күргәзмәсе үз мәйданында төзелеш - бизәү материаллары, җиһазлар, төзелеш технологияләрен җитештерүче 100 дән артык компания, Рәсәйнең  20 шәһәреннән һәм чит илләрдән, һәм шулай ук Рәсәйнең 9 шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән дәүләт һәм корпоратив заказчылар, радиоканал сак системалары, телекоммуникация һәм мәгълүмати системаларының, янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеге, шәхси саклану чаралары өчен IT-карарлары өлкәсендәге эшләүчеләр җыячак. Хәзерге вакытта күргәзмә оештыручылары Татарстан Республикасы төзелеш комплексы белгечләре һәм җитәкчеләреннән гаризалар кабул итү алып бара. Үз гаризаларны электрон почтага җибәрегез: pressexpokazan@mail.ru, мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча аныклагыз: 8 843 202 29 08 яки +7 912 374 3474

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International