Татарстанда 27 апрельгә 1 млн 882 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 60% ы

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программалары буенча эшләрнең агымдагы торышы турында хәбәр итте.

 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

Республикада 27 апрельгә 1 млн 882 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, план 60% ка үтәлгән.

 

Коммерцияле төзелеш тармагы буенча планлаштырылган күләмнең 23 проценты тапшырылган: бу 343,5 мең кв.метр мәйданлы 65 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 53 процентка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 24е тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 85 мең кв. м. шәхси торак төзелеше линиясе буенча бүгенге көндә 1 млн 453 мең кв. метр мәйданлы 10 769 йорт тапшырылган, бу еллык планның 96%. тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International