2018 елның маенда Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 8 июне, җомга

Күрсәтелгән идарәче оешмага карата уздырылган планлы тикшерү барышында гомуми мәйданы 36,501 мең кв. метр булган 16 күпфатирлы торак йорт комплекслы тикшерелде, 93 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү буенча 19 күрсәтмә бирелде. "Экодом" ҖЧҖ директорына карата лицензия таләпләрен бозган өчен РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Административ хокук бозу эше карап тикшерү өчен ведомстволык буенча Нурлат районы җәмәгать судына җибәрелде.  

2018 елның маенда Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 26 тикшерү үткәрелде, аларның 18е – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 8 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2018 елның маенда, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздыру кысаларында, Чистай ЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен чүп-чардан вакытында чистартып торуы буенча таләпләр үтәлеше предметына карата торак йортлар тикшерелде. Моннан тыш, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган һәм 2018 һәм 2019 елларга капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларга карата да тикшерүләр узды.  

Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 159,70 мең квадрат метрлы 47 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 127 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 40 күрсәтмә бирелде.

2018 елның маенда Чистай ЗТИ гражданнардан 35 мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 11е урынга чыгып тикшерелде, аларның 8е инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

2018 елның маенда элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 14 мең сумлык штраф түләнде.

Шулай ук 2018 елның маенда, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 6 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 16 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 16 кисәтү бирелде.  

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елның май аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 225 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International