Татарстан Дәүләт торак инспекциясе гражданнарның мәнфәгатьләре сагында

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама ш., Вахитов пр. 21/10 номерлы йортта яшәүченең бүлмә буенча торак-коммуналь хезмәтләргә түләү исәпләү тәртибенә карата мөрәҗәгатен карады.      

Әлеге йорт статусы буенча элеккеге тулай торак булып санала, анда торак бүлмәләрдән тыш уртак файдалану урыннары һәм бердән артык бүлмәгә хезмәт күрсәтү өчен файдаланыла торган урыннар (коммуналь фатирдагы уртак мөлкәт) – душ бүлмәсе, уртак кухня, коридор һ.б. бар, алар коммуналь фатирдагы уртак урыннарга гомуми өлешле хокук нигезендә бүлмәләрнең милекчеләренеке булып тора.

РФ Торак кодексының 41-43 статьясы нигезендә коммуналь фатирдагы бүлмәнең милекчесе мондый фатирда бүлмәләрнең милекчеләренең уртак мөлкәтен карап тоту өчен җаваплы була.

Коммуналь фатирдагы бүлмәләрнең милекчеләренә әлеге фатирда бердән артык бүлмәгә хезмәт күрсәтүче урыннар бүлмә милекчеләренең уртак өлешле хокукында тиешле була. Әлеге фатирда бүлмә милекчесенең коммуналь фатирдагы уртак мөлкәткә уртак милекчелек хокукындагы өлеше – күрсәтелгән бүлмә мәйданының гомуми мәйданы күләменә пропорциональ.

Уздырылган тикшерү барышында билгеләнгәнчә, Вахитов пр. буенча 21/10 номерлы йортта 702м номерлы торак бүлмә буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү техник паспорттагы фактик мәйдан – 15.75 кв. м. урынына арттырылган мәйдан – 21.15 кв.м. буенча исәпләнгән.

Ачыкланган бозу очраклары буенча "Жилтехсервис" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше ("Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру") буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. Түбән Кама ш. җәмәгать суды тарафыннан идарәче компаниянең вазыйфаи заты гаепле дип танылды, аңа 50 000 сум күләмендә штраф салынды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә мөрәҗәгать итүче файдасына 18 194,47 сум күләмендә торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр яңача исәпләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International