КДАТУ студенты Дмитрий Малинов Global Skills Challenge 2019 (Мельбурн, Австралия) ярышларында 2 нче урынны алды

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

2019 елның 11-14 апрелендә 6ТВ03 төркеме студенты Малинов Дмитрий Олегович Рәссәй милли җыелма командасы составында Австралиянең Мельбурн шәһәрендә узган Global Skills Challenge 2019 һөнәри осталык буенча ярышларда катнашты. Global Skills Challenge 2019 ярышларында 500 катнашучы 24 компетенциядә көч сынашты. Дмитрийдан тыш, "Сантехника һәм җылылык" компетенциясе буенча ярышларда 9 ил: Франция, Тайпей, Бразилия, Австралия, Һиндстан, Кытай, Япония, Яңа Зеландия, Малайзия вәкилләре катнашты. 4 көн эчендә конкурс биреме нигезендә катнашучылар җылыту, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация системаларын монтажладылар. Каты көрәш һәм экспертларның катгый бәясе нәтиҗәсендә Дмитрий Япония вәкиленнән генә калышып, 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International