ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн. 144 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – планның 47,2%ы

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 548 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 95 мең сумлык 122 карар чыгарылган.  Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 513 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Министр хәбәр иткәнчә, республикада Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык тәмамланды. Ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары белән берлектә төзелш мәйданчыкларын да тәртипкә китергән. 55 норма бозу ачыкланган һәм 50 беркетмә төзелгән, шулардан 23е – юридик затларга, 27се – вазыйфаи затларга. 19 юридик зат һәм 20 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. 1 млн. 230 мең сум штраф салынган.

31 майга республикада 1 млн. 144 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – планның 47,2%ы  (үткән елның шушы чорына карата 104,4%).

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру башланды - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт. 2019 елның 31 маена статистика органнарына гомуми мәйданы 118,3 мең кв. метр булган 2 мең 45 фатирлык 121 йорт буенча хисап тапшырылган: 56 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 21, 44ендә эшләр күп әле.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән (Казан – 2, Аксубай – 1, Әлмәт – 3, Түбән Кама – 6, Саба районнары – 1). Шулай ук 17  чернобыльчегә һәм 17 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән, 3се гамәлгә ашырылган. Моннан тыш, 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү карала.   

2019 елгы күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә мәйданы барысы 504,3 мең кв.м. булган 60 йорт файдалануга тапшырылган, төзелеп килүче объекттан 35 йорт әзер диярлек, 32се – уртача әзерлектә, 4сендә эшләр күп әле.

Индивидуаль торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325  йорттан 4 мең 10 объект гамәлгә кертелгән.   

Авыл клубларын төзү программасы буенча 21 объектның 18ендә эшләр оештырылган. 5 объектта фундамент корыла, 10сында – түбә ябу эшләре, на 3сендә – эчке эшләр. 

31 майга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 11 объектта эшләр оештырылган. 34 муниципаль берәмлектә 105 универсаль спорт мәйданчыгы каралган, 66сында эшләр бара; 8 блоклы модуль чаңгы базасы кору планлаштырылган. Шулай ук 45 фельдшер-акушерлык пунктының 41ендә эшләр оештырылган; 9 табиб амбулаториясенең – 7сендә.

Республикада яслеле балалар бакчалары төзү турында Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елның 31 маена 2 объектта эшләр тәмамланган (Арча, Тукай районнары). 27 объектта төзелеш дәвам итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International