Бүген Биектау районында яшәүчеләр түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алдылар. Мәгълүмати-консультация төркеме Биектау һәм Дөбъяз авылларына барды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән бергә төркем эшендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлеге әйдәүче консультанты Ләйсән Әхмәтҗанова да катнашты. Консультация барышында Төзелеш министрлыгы вәкиле тарафыннан очрашуда күтәрелгән барлык мәсьәләләр буенча тулы аңлатмалар бирелде.