ТР Төзелеш министрлыгы 2024 елда 5 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак

2024 елның 13 гыйнвары, шимбә

Быел ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 5 илкүләм проектны һәм 3 дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп ителәчәк, алар кысаларында 222 объектны төзү һәм ремонтлау мониторингы булачак.  Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

 

Әйтик, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 43 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шул исәптән «Торак» федераль проекты буенча Биектау авылында биологик чистарту корылмалары төзелеше дәвам итәчәк. 42 объект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча гамәлгә ашырылачак. Республика программасы кысаларында тагын 22 объект төзекләндереләчәк. Шулай итеп, җәмәгать урыннарының гомуми саны 64 объект тәшкил итәчәк.

 

Моннан тыш, «Экология» илкүләм проектының 3 объектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу - Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, Казан шәһәрендә балчык кырларын һәм Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар белән бозылган җирләрне рекультивацияләү.

 

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына 128 объект кертелгән: ике поликлиника, гомуми практика табибы үзәге һәм 20 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Тагын 28 ФАП республика акчасына төзеләчәк. Шулай ук әлеге милли проект буенча 82 фельдшер-акушерлык пунктына һәм 23 медицина учреждениесенә капиталь ремонт планлаштырылган. Аларга республика программасы буенча 33 объект өстәлә.

 

«Мәдәният» илкүләм проектына 4 объект кертелгән. 2 авыл мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе һәм Казан шәһәрендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрын реконструкцияләү үткәреләчәк.

 

2024 елга «Мәгариф» илкүләм проекты паспорты белән Казанда һәм Лаеш районында 2 мәктәп, шулай ук «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Питрәч районы Көек авылында өстәмә корпус төзү каралган. «Авыл территорияләрен үстерү» дәүләт программасы кысаларында Кукмара мәктәбе өчен тагын бер янкорма барлыкка киләчәк. Шулай ук Казан шәһәрендә яшьләр үзәген һәм Тукай һәм Ютазы районнарында «Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча 2 спорт залын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International