Осиново авылында ике яңа торак йортка проект документациясенә туры килү турында нәтиҗә тапшырылды

2024 елның 2 феврале, җомга

Бүген ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авылында урнашкан яңа капиталь төзелеш объектларына проект документларының туры килүе турында нәтиҗә (заключение) ясалды.

Бу ике бертөрле йорт «Уңайлы йорт» торак комплексында урнашкан.

Йортының икесе дә биш катлы, кирпечтән, җылыту һәм вентиляцияле фасад белән тәэмин ителгән. Аларның һәрберсендә гомуми мәйданы 3709 кв. м булган 69 фатир бар. ЗОСны җирле үзидарә органы алганнан соң, йортлар файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International