Биектау районында ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы катнашында гражданнар җыены узды

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Биектау районының Шигали авылында соңгы гражданнар җыены узды. Семиозерский авыл җирлеге гражданнары җыенында район башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

Республика программасы буенча Шигали авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады, авыл эчендәге урамнарныяктырту, 500 урынга исәпләнгән мәктәп бинасының проект документациясен әзерләү һ.б. билгеләнде. Авыл җирлеге бюджетыннан Озерный һәм Семиозерка авылларында 2 балалар мәйданчыгы урнаштырылган.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләвенчә, агымдагы елда Биектау районында ТР Төзелеш министрлыгы линиясе буенча 4 млрд 192 млн сумлык 45 объект буенча эшләр планлаштырылган.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов Шигали авылында 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелеше яңа уку елы башлануга тәмамланачагын билгеләп үтте. Шулай ук бу елга амбулаториянең проект-смета документациясен эшләү планлаштырыла.

Халыкны борчыган мәсьәләләр су белән тәэмин итүгә, мәктәп төзүгә, җирләрне муниципаль милеккә тапшыруга, юлларны яктырту, юлларны ремонтлау һәм электр белән тәэмин итү проблемасына кагылган. Алар барысы да эшкә алынган, кайбер проблемалар хәзер үк хәл ителә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International