Татарстанның Теләче районында «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Бүген Теләче районында «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды. Ачылу тантанасында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар катнашты.

Яңа өч катлы үзәктә китапханә, музыка, актерлык осталыгы, рәсем һәм бию белән шөгыльләнү өчен кабинетлар урнашкан. Очрашулар, лекторийлар өчен бүлмәләр, кибер бүлмә, 2 бию залы һәм 109 кешегә исәпләнгән актлар залы да бар.

Яшьләр үзәге эшчәнлеге яшьләрнең төрле категорияләренең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен максималь канәгатьләндерүгә, үз-үзеңне камилләштерү һәм яшьләрнең иҗади потенциалларын ачуга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстанда алты яшьләр үзәге капиталь ремонтланган, 2024 елда тагын шул кадәр үк яңарту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International