Бүген Төзелеш министрлыгында төзелеш мәйданчыкларында хезмәт иминлеген саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 16 феврале, җомга

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев җитәкчелегендә төзелеш тармагында хезмәт иминлеген саклау буенча эшче төркем утырышы узды.

Эшче төркемдә  ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, Профсоюзларның Татарстан республика оешмасы вәкилләре, үз-үзен көйли торган оешмалар (СРО) һәм республиканың иң эре төзелеш оешмалары вәкилләре булды.

Утырышта төзелеш оешмалары җитәкчеләренең бәхетсезлек очраклары: шартлар һәм сәбәпләр, шулай ук хәзер хезмәт иминлеген саклау буенча алып барыла торган эш турында докладлар тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International