Казанда 840 урынлы 7 яңа балалар бакчасы төзелә

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азан Нигъмәтҗанов, Казанда 7 яңа балалар бакчасы төзелүен хәбәр итте. Шуларның икесе федераль бюджет чараларына, ә калганнары республика программасы кысаларында төзелә. Төзелеш урыннары районда чират һәм җир участогы булу принцибы буенча билгеләнгән. Әлеге төзелешләрнең гомуми суммасы 538,3 млн. тәшкил итә – якынча 30 проценты федераль бюджеттан, ә калганы республика бюджетыннан бүленеп бирелгән. Төзү эшләре белән түбәндге подрядчы оешмалар шөгыльләнә: “Акташ” ҖЧҖ, “Бриз” ҖЧҖ, “Казан” ҖЧҖ. Эшләр барышында, эшләү срогы белән бәйле өзеклекләр булу сәбәпле, ике подрядчы оешма эштән азат ителде, һәм хәзер аларның эшләрен “Акташ” ҖЧҖ башкара, әлеге оешма берьюлы 4 бина төзи.

Төзелеш эшләре Ломжа, Ноксин төшүе, Гапсәләмов белән Хәеим урамнары киселеше, 2 нче номерлы гимназия комплексында Усманов, Симонов, Айтматов һәм Гаврилов  урамнарында бара. Һәрбер балалар бакчасының көче 120 урынны тәшкил итә. Әлеге балалар бакчаларының проекты “Татинвестгражданпроект”ГУП тарафыннан төзелгән. Болар өч катлы кирпечле җылытылган биналар.

Агымдагы елның 5 октябрендә әлеге объектларны төзер өчен фактик старт бирелде. Хәким, Симонов, Ломжа урамнарындагы мәйданнар шәхси машина кую урыннарыннан азат ителде. Бүгенге көндә, Ноксин төшүе һәм Ломжа урамнары буенча урнашкан объектларда диварлар төзелгән, бизәү һәм махсус эшләр башкарыла. Усманов урамы буенча урнашкан объектта төзү эшләре бара. Ә калган объектларда диварлар һәм 1нче һәм 2нче катларны бүленешен төзү эшләре эшләнелә. Шәһәр мэры Илсур Метшин өстәп әйткәнчә, төзелеп килүче 2 балалар бакчасы Яңа елга әзер булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International