Ведомствоара эшче төркем калдыклар белән эш итү яңа системасын күзәтәчәк

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Калдыклар белән эш итү реформасын кертү өчен ведомствоара эшче төркем төзелгән. Аны Рәсәй  Федерациясенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибис җитәкләде. Төркем бурычлары турында министры урынбасары 5 июнь көнне узган бөтенроссия калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча видеоселектор киңәшмә барышында сөйләде. Аның сүзләренчә, яңа калдыклар белән эш итү системасын кертү буенча тикшерүен  катгыйландыру өчен проектлы идарә итү принциплары кулланылачак.  Федераль дәрәҗәдә бу бурыч өчен махсус эшче төркем җавап булачак, аның составына Рәсәй  Табигать министрлыгы, Федерация советы һәм РФ Дәүләт Думасы, Монополиягә каршы Федераль хезмәтен, Икътисадый үсеш министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Рәсәй  табигать күзәтчелеге вәкилләре кергән. Барлык төбәкләрендә 1 июльгә кадәр реформаны кертү буенча  юл карталары эшләнгән булырга һәм төбәк башлыкларының җитәкчелегендә тиешле комиссияләр җыелырга тиеш. «Ведомствоара эшче төркем калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә кертү буенча йөкләмәләрен даими рәвештә тикшерергә, шул исәптән дә, юл карталарын күзәтеп торырга тиеш» -  дип аңлатма бирде министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International