Респондентларның 59,6% идарәче компаниягә бик сирәк мөрәҗәгать итә. Бу хакта Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге үткәргән тикшерү нәтиҗәләре сөйли. Сораштыруда барлыгы 2 мең кеше катнашты. Идарәче оешманы тотуга киткән чыгымнар күләмен 66,3% тан хәбәрдар булмаган, әмма аларның эшен 47% «канәгатьләнерлек» дип бәялиләр. Сораштырылучыларның 27,6% торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты белән канәгать түгел, 18,6% подъездлар һәм йорт яны территорияләренең торышыннан канәгатьсезлек белдерде. Шулай ук, 48% идарәче оешманың эшчәнлеге турында җитәрлек мәгълүмат җиткерелмәгән, дип саный. Сораштырылучыларның 58,8% калдыкларны сортларга әзер булуларын белдерде.