Төзелеш Министрлыгында авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү сорауларын тикшерделәр

8 October 2013, Tuesday

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны  күчерү турындагы республика программасын тормышка ашыру соравы буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.

Очрашуда, шулай ук, ТР Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды” НО, ТР мәдәният Министрлыгыннан вәкилләр һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International