Соңгы елларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасын мониторинглау ел башында түләүләрнең аз җыелу тенденциясен күрсәтә, икенче яртыеллыкта җыем проценты арта. Мондый статистиканы бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.