Бүгенге көнгә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында юлларны төзекләндерү һәм яктырту җайланмаларын үтәү планлаштырылган күләмнең 25% тәшкил итте. 41 ишегалдында юл эшләре тулы күләмдә тәмамланган, 15 муниципаль берәмлекнең 237 ишегалдында юл эшләре дәвам итә. Тышкы яктырту җайланмасы 70 ишегалдында төгәлләнгән, 14 муниципаль берәмлекнең 248 ишегалдында дәвам итә. Агымдагы елда барлыгы 678 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Мондый мәгълүматлар «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды тарафыннан бирелде.