Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшендә фәнни оешмалар һәм «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ вәкилләре катнашты.