ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Министр киңәшчесе Ленар Вәлиев рәислегендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Очрашуда министрлык хезмәткәрләре, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль, идарәче оешмалар, профильле белем бирү оешмалары, проект оешмалары вәкилләре катнашты. Утырыш барышында башкарылган эшләр турында доклад белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Татьяна Титова чыгыш ясады. Ул министрлык тарафыннан 2018 елның тугыз аенда коррупциягә каршы сәясәтнең гамәлгә ашырылуы турында җентекләп сөйләде. Матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миннеханова Министрлык эшчәнлеген яктыртуда Иҗтимагый совет әгъзаларының катнашуы темасын күтәрде. Очрашуда киләсе елга эш планнары турында да фикер алыштылар. Мәсьәләләрне карау барышында комиссия үз тәкъдимнәрен эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International