Сәрдекбаш авылында Кукмара районының иң борынгы китапханәләренең берсе ремонтлана. 500 китап фонды булган уку йорты 1934 елда оештырылган. Бөек Ватан сугышы елларында биредә фронттан килгән хатларны укыганнар, җырлар иҗат иткәннәр. 1964 елда уку йорты Сәрдекбаш авыл китапханәсе дип үзгәртелә. Хәзерге китап фонды 7 мең данәдән артык.