Әниләр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТХ министрлык хезмәткәрләре стенд рәсмиләштерделәр.
"Архитектура һәм төзелеш буенча Татарстан Республикасының дәүләт ведомстводан тыш экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе" ДАУ төзелеш комплекс оешмалары белән озак сроклы мөнәсәбәтләр системасын формалаштыра.
Әлки районында күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программа кысаларында яңа йорт төзеделәр.
Йортны "Төзүче һәм К" җәмгыяте төзеде.
Спас муниципаль районында Спас муниципаль районы башлыгы К.А.Нугев аварияле торакта яшәүчеләре белән очрашты.
Очрашуда аварияле торактан күченү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Мәскәүдә "Кыйммәт инжиниринг белгечләрнең милли берләшмәсе" үзидарә оешма коммерция булмаган партнерлыгы "Төзелештә бәяләр белән идарә итү системасын үстерү проблемалары һәм перспективалары" фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.Конференциядә Россиянең 35 регион вәкилләре катнашты.
2015 елның 24 ноябрендә «Россия 24» телеканал эфиры "Хәбәрләр.Торак технологияләре" программаның чираттагы тапшыруында Иннополис турында сөйләделәр.Казаннан 40 километрындагы фән шәһәре биш ай элек барлыкка килде.
ТР ТАТКХ "ТИБ" РДУП түләүсез приватизация өчен кирәкле документлар алу вакыты тәмамлана дип хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сен-Гобен» (Saint-Gobain, Франция) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
2015 елның 23 ноябрендә Казан шәһәрендәге Вахитов район хөкемендә Вахитов район прокурорының "Техника инвентаризация һәм кадастр эшләре региональ үзәге" ЧҖҖенә карата дәгъвасы буенча оешманың торак фонды объектларына техника паспортларын әзерләү эшчәнлеген законсыз булуын тану һәм эшчәнлеген туктату буенча суд утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Иске Татар Бистәсе территориясендәге торгызу эшләре һәм Яңа Татар Бистәсен үстерү мәсьәләләре белән танышты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрде.