ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2015 ел
шимбә
Фәрит Хәнифов Татрстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде. Боерыкны (Р №395) бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имзалады.

26
июнь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасының Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Юрий Аляшев "Алабуга" МИЗда подряд оешмалары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә инженер,транспорт һәм социаль объекталырн төзү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә "Алауга" МИЗ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» проект институты вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш визиты белән килде. Визитның төп максаты – “Татнефть” ААҖ еллык гомуми акционерлар җыелышында катнашу. Әлмәт шәһәренә килүгә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы капиталь ремонттан соң Республика клиник-онкология диспансеры филиалы эше белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министрның урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, “Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар озата йөрде. 
Бүген Менделеевск шәһәренең администрациясендә Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Фролов җитәкчелегендә торак-коммуналь уңайлыклар бурычлары белән көрәш буенча штабы үтте.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә “Уңайлы Йорт” ТМШ идарәче оешмасы тарафыннан “Торак фонды мониторингы” (mgf.tatar.ru) мәгълүмати-аналитика системасында, “Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча башкарыла торган эшләр (күрсәтелә торган хезмәтләр) турында белешмәләр” бүлегендә 2014 ел өчен күпфатирлы йортлар белән идарә эшчәнлеге турында  мәгълүматның бозып бирелүе ачыкланды.

25
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында республика штабның беренче утырышы узды.2015/2016 елның җылыту периодына ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык комплекслар объектларын әзерләү утырышы бөтен муниципаль районнар белән министрның беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә үтте.
Бүген Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрның урынбасары Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Алтай сәүдә-сәнәгать палата делегатлары белән очрашу узды.
Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында хезмәтчеләрнең профессиональ һөнәрчелеген үстерү нигезендә, ТКХда үзлегеңнән уку һәм "Грамоталы кулланучы" проектның бурычларын тормышка ашыру өчен "Уңайлы йорт" каршыдагы"Казторакхуҗалыксертификация" ТКХ уку үзәге подряд оешмаларда һәр айгы белем бирү торак-мәгълүмати укулар үткәрү инициативасы белән чыктылар. 

Әлмәт зонасы торак инспекциясе “ЖЭУ+5” ҖЧҖнең йортлар белән лицензиясез идарә итүенә карата йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карады.


24
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 1 июлендә Казанда "Казан ДСК" заводы ачылачак. Ачылышта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень,  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International