ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында икенче милли чемпионат WorldSkills Russia программа проекты күрсәтелде. Әлеге чара быел 12-21 май көннәрендә узачак. Киңәшмә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелеге астында узды. 
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында мобилизация әзерлеге буенча җаваплы затларның әзерлеген тикшерү буенча киңәшмә узды. Чараны министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов уздырды. 
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында ТР төзелеш тармагында яралану очракларын киметү соравы буенча киңәшмә узды. Төп бурыч - төзелеш объектларында яралану очракларын мөмкин булганча киметү, ә иң яхшысы - юк итү. Киңәшмәне министр урынбасары Алмаз Әхмәтшин үткәрде. 
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев Казансу елгасының уң һәм сул ярларында яр ныгыту корылмалары төзелеше барышы буенча киңәшмә үткәрде. 
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре өчен Дәүләт хезмәтләре порталы шәхси кабинетларында эшләү буенча укыту үткәрелде. 
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында су үтуәрү системалары корылмалары һәм инженер челтәрләрен яңарту һәм реконструкцияләү программасын әзерләү буенча эшлекле төркемнең утырышы узды. Утырышта Алексеевск, Әлки, Яшел Үзән, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары вәкилләре катнашты. 
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш визиты белән килде. Визит Синьцзян-Уйгыр автономия районының үзәге Урумчи шәһәреннән башланды.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелеге астында аппарат киңәшмәсе узды. 
18 апрель көнне Казанда төзелеш министры Ирек Фәйзуллин катнашында "Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы - 2014" конкурсы үтәчәк. Чара һөнәри бәйрәм - Сметачы көне уңаеннан уздырыла. 
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Яр Чаллы шәһәренең берничә төзелеш объектын карап чыкты. Аларның арасында - төзелә торган 19/28 балалар бакчасы, әлеге объекты бу елның сентябрендә кулланылышка тапшыру планлаштырыла. Шулай ук министр "Замелекесье" районыныд 21/26 балалар бакчасын карады, аның тапшырылуы бу елның 10 июненә билгеләнгән. Эшләрнең планлаштырылган тәртип буенча баруы искәртелде. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International