ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Министр хезмәткәрләре " Татарстанның Чаңгы юллары "нда катнаштылар. "Татарстан чаңгы юллары" традицион рәвештә,бөтенроссия массакүләм "Россия Чаңгы юлы" ярышлары кысаларында үткәрелә. 2016 елда стартка якынча 170 000 халык чыкты.

2016 елның 8 февралендә Чаллы шәһәренең Автозавод районы хакимиятендә Чаллы зонасы торак инспекциясенең белгече тарафыннан Чаллы шәһәрендәге Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә (ТИҮ) вәкилләре һәм күпфатирлы йортларның рәисләре белән “сорау-җавап” рәвешендә киңәшмә үткәрелде. Чыгышлар барышында Торак инспекциясенең эшчәнлеге һәм вәкаләтләре турында аңлатмалар бирелде. 

Зәй һәм Түбән кама районнарында торак фондына карата үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның гыйнвар аенда гомуми мәйданы 1278,94 мең квадрат метр булган 74 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. 

"Таныш булыгыз - профессионаллар!", - дигән проект кысаларында, "Заман" яшьләр үзәге югары сыйныф укучылары өчен, Чаллының "Домкор Индустрия" һәм "Чаллы ТЭЦ" оешмаларында экскурсияләр үткәрә.


13
февраль, 2016 ел
шимбә

2016 елда Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасы буенча 830 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак. Ремонтланган торак фондының  гомуми мәйданы 4,7 млн. кв. метр тәшкил итәчәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


12
февраль, 2016 ел
җомга

Атналык киңәшмә катнашында подядчы оешмалар "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой", заказчы АО "СҖТ МИЗ "Алабуга" һәм проект институт ГУП «Татинвестгражданпроект»  махсус икътисади "Алабуга" зонасында узды. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Аляшев үткәрде.  Киңәшмә барышында оештыру сораулары, проект һәм төзелеш эшләре объектлары, инженер, транспорт һәм социаль инфраструктура, 2016-2017 елларның махсус икътисади зонасының инвестиция планы каралды.

Министрлык тарафыннан Россия Федерациясенең  төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы  2016 елда федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектларына субсидиялэр биру, бу "Россия Федерациясенең торак  субъектлары үсешен стимуллаштыру программалары" кысаларында үтә , 2015-2020 еллар аралыгындагы "Торак" федераль максатчан программасы гамәлгә ашыру буенча гариза бирелгән. Бу гаризага гомуми 15 проект суммалары белән 4,6млрд. сум, шул исәптән федераль бюджеттан – 3,2млрд.сум керде.

Аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын Менделеевскта эксплуатациягә кертергә әзерләделәр.

Татарстанда иң яхшы эш булып,яшьләр белән Татарстан Республикасының оешмалары арасында, "республиканың Потенциалы"дигән Республика конкурсы узачак.

11 февральда Казан шәһәренең Башкарма комитеты муниципаль берәмлеге капиталь төзелеш объектлары "Административ корпусы"  урнашкан адресы: ТР, Казан шәһәре, Киров районы, Красносельская ур һәм " Казан шәһәрендәге 12 корты бадминтон Үзәге", ТР. Казан шәһәре, идел буе районы адресу буенча  файдалануга тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International