2015 елның октябрендә Чаллы зонасы торак инспекция тарафыннан торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 2475,73 мең квадрат метр булган 150 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Нәтиҗәдә 245 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 202, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 12, халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормалары һәм режимы буенча – 31.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Rockwool International" компанияләр төркемнәре президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, "Rockwool Russia" генераль директоры Марина Потокер, "Rockwool Russia" сатулар буенча директоры Максим Тарасов, "Роквул Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һ.б. катнашты.
Мәскәүдә дәүләт экспертиза оешмаларның Бөтенроссия киңәшмәсендә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень дәүләт экспертиза үткәрүнең әһәмиятлелеген һәм кирәклеген билгеләде.
2015 елда, кыска вакытлы капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе карамагындагы районнарда 153 күпфатирлы йорт төзекләндерелде, шул исәптән: Азнакай МБ – 29 йорт, Баулы МБ – 7 йорт, Бөгелмә МБ – 87 йорт, Лениногорск МБ – 16 йорт, Ютазы МБ – 14 йорт.