ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
16 октябрендә Казанда төзелештә бәяләр тудыру һәм идарә итү темасына багышланган семинар үтәчәк.
Бүген архитекторлар профессиональ бәйрәмен - Архитектура көнен уздырдылар. Ирек Фәйзуллин татарстанлыларны Бөтенроссия архитектура көне белән котлады.
"Уңайлы йорт" ИОда "Татарстан Республикасында идарә итү оешмаларын лицензияләү гамәле турында" мәсьәләсе буенча күчмә утырыш узды.
Гражданлык саклау буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе чараларын үткәрү планы белән ярашканлыгында Татарстан Республикасы Төзлеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында тиешле сигнал алудан соң хәбәрләмә һәм Министрлык составын җыю мәсьәләләре эшкәртеп җиткерелгән.
ТКХ Уку үзәгендә "ТКХ мастеры" курсын укып чыкканнар рефертла яклады.
Мюнхен шәһәрендә 5 октябрендә 18 Expo Real 2015 Халыкара инвестиция күргәзмә кысаларында Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень тармак күшәген ачты.
2015 елның 8-9 октябрендә Севастополь шәһәрендә "Крымдагы төзелеш.Проектлаштыру һәм дәүләт экспертиза мәсьәләләре" конференциясе үтәчәк.Эш программасында Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Леонид Ставицкий һәм Статс-сәркатип – министр урынбасары Наталья Антипина катнашачак.Оештыручы - "Россия Төп дәүләт төзү экспертиза" ФАУ.

2015 елның 22 сентябрендә Чистай МБ Башкарма комитетында уза торган атналык планеркада ЧЗТИ башлыгы Н.Н. Зубков Чистай МР һәм шәһәрдәге предприятиеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләре алдында 2015 елның 8 аенда Чистай муниципаль районы территориясендә ЧЗТИ эшчәнлеге турында чыгыш ясады.



3
октябрь, 2015 ел
шимбә
Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы РФ Хөкүмәтенә халык алдындагы технология һәм бәяле аудит механизмын камилләштерүгә юнәлгән карар проектын кертте.Бу турында 3 октябрендә "Сочи-2015" Халыкара инвестиция форум кысаларында "Акыллы инвестицияләр вакыты.Яңа механизмлар һәм дәүләт инвестиция сәясәте якынаю юллары"  панельле дискуссиясендә Россия Төзелеш министрның башлыгы урынбасары  Наталья Антипина хәбәр итте.

2
октябрь, 2015 ел
җомга
Татарстанда хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 19 млн. 418 мең сумлык 548 карар чыгарылган. Ел башыннан алып дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекцияләре һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 926 тикшерү уздырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International