ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Социаль ипотека механизмын кулланып, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстандагы бүгенге схема – проблеманы хәл итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылган традицион атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
19 ноябрендә 2015 елда яңа бала бакчалар төзү программа буенча объектларны йөреп чыктылар.

Бүген "Татинвестгражданпроект" оешмасында казан зооботбакчаның концепциясе буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.
Утырышта ТР ТА һәм ТКХ министрлык вәкилләре,Казан зооботбакча, УАиГ, ТИГП вәкилләре катнашты. 2014 елның 28 ноябрендә чиратта торган түгәрәк өстәл оештырырга дип карар кабул иттеләр.
Министр урынбасары Ю.Л. Аляшев Әлмәт шәһәрендә ачылган IX Халыкара Лин-конференциядә "Нәтиҗәле барышлар - югары җитештерүчәнлек" катнаша.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында республикада  җитештереп чыгарыла торган продукциясен куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында Ирек Фәйзуллин CISCO оешмасы вәкилләре һәм вице-президент Вимо Элфринг белән күреште.

Татарстан һәм CISCO компаниясенең төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар, әмма аларга багланышларның яңа юлларын эзләргә кирәк. Мондый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов CISCO компаниясенең вице-президенты Вимо Элфринг җитәкчелегендәге делегация белән очрашуда белдерде.

Очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.


Бүген Мәскәүдә энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү ENES-2014 халыкара форум ачылды.
Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча зур эш алып барыла, әмма кайбер тармакларда булган проблемаларны хәл итү өчен эшлисе эшләр күп әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында хәбәр итте. Совет эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты, утырыш видеоконференция режимында барлык муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында уздырылды. 

Бүген МИЗ "Алабуга"  подряд оешмалары белән да инфраструктура объекларны төзү барышын карау буенча ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары Ю.Л.Аляшев киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International