ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында министрның беренче урынбасары А.Фролов җитәкчелегендә идарә итү оешмаларын лицензияләү темасы буенча киңәшмә үтте.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгында министрның беренче урынбасары җитәкчелегендә юл төзелешендә наноцемент куллану буенча киңәшмә үтте.
21 гыйнварында "Комсомол дөреслеге" гәҗитнең сайтында http://www.kp.ru/daily/press/detail/13805/  "Россия гаиләсенә торак" программасы буенча "кайнар линия" эшли башлады.On-line режимында программа буенча кызыксындырган сорау бирергә була.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында "ТР ССМ "РКХ" территориясендә 100 койкага перинаталь үзәк төзелеше буенча киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасында лицензия комиссиясен ТР Төзелеш министрлыгы формалаштыра. Эшне министрлык 27 гынвар аена кадәр тәмамларга планлаштыра.Лицензия комиссиянең беренче утырышын 30 гынварында үткәрергә планлаштырыла, февраль аеннан идарә итү оешмаларның вәкилләрен аттестацияләү башлана. Бу  хакта бүгенТатарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрның беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.Пресс-конференицядә шулай үк ТР Дәүләт Торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов катнашты.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында 2015 елдагы спорт су төркемнәре буенча Дөнья беренчелегенә әзерләнү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 27 март аенда "Татарстан Республикасы коммунал оешмалар берләшмә"се берләшмәнең отчет-сайлау җыелышын үткәрүен плантлаштырдылар.
Бу айда Бөгелмә түләмәүчеләре 200 миллион сум бурыч өчен кызыл карточкалар алдылар. Дүрт идарә итү оешмасы коммуналь шартлары өчен бурычлы кешеләргә шундый карточкларны җибәрергә дип карар кабул иттеләр.Тиздән шундый системага шәһәрнең бөтен идарә итү оешмалары да күчәчәк.

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2014 елда Татарстан Республикасында 57 бәхетсезлек очрагы булган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2015 елның 16 гыйнварына күрсәткечләр буенча Татарстан Республикасында 94,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International