ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2022 елда сәнәгать төзелеше өлкәсендә һөнәри осталык II Халыкара чемпионатының финал этабында катнашучыларны бүләкләү булды.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда 8 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, аларны ТР Төзелеш министрлыгы күзәтеп тора. 116 объектның 82се әзер, 11 федераль программа кысаларында 34ендә  эш дәвам итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 23 ноябрендә Казанда Дәүләт-шәхси партнерлык буенча V тармак форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра, ул Татарстан Республикасында ДШП проектларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып тора.

Бүген  Төзелеш министрлыгында «Төзелештә шәһәр төзелеше эшчәнлегендәге законнарда үзгәреш һәм бәя билгеләү, проект документларына дәүләт экспертизасы үткәрү үзенчәлекләре» темасына семинар үтә. Чара ел саен үткәрелә һәм төзелеш тармагында илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын үтәү буенча куелган бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында социаль объектлар төзү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген журналистларга ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Татарстан Россиядә торак тапшыру буенча, Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Ленинград өлкәләреннән һәм Краснодар краеннан калышып, 5 нче урында тора. Идел буе федераль округы линиясе буенча -1 урын. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» россиякүләм конкурска нәтиҗәләр ясалды. «Иң яхшы ишегалды» номинациясендә икенче урынны Апас штп, Завод ур., 21 (Татарстан Республикасы).


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда республика программасы буенча игълан ителгән 23 объектта эшләр тулысынча тәмамланган.

Бу елның октябрь аенда алынган Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, октябрь аенда ипотекаларны теркәүнең гомуми саны ике тапкыр арткан: хәзерге елның май-июль айлары белән чагыштырганда 4,5-5 меңнән 9,2 меңгә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International