ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 1 октябрендә «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» коммуналь түләүләр, торак законнары, ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләү һәм гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Ачык ишекләр көне» үткәрә.

Әлеге очрашу ел саен үткәрелә һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. «Ачык ишекләр көне» ТР, Казан шәһәре, Шуртыгин ур., 22 йорт адресы буенча узачак («ПрофСтандарт»белем бирү үзәге).

Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Катнашу турында 2020 елның 30 сентябрендә 17:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә кирәк.


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов Бөтенрәссәй киңәшмәсе кысаларында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты – Рәссәйнең пространство үсеше нигезе» дигән дистанцион пленар утырышта катнашты. Онлайн-форматта катнашучылар «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру һәм авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча яңа механизмнар турында фикер алыштылар. Утырыш спикерлары сыйфатында РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Максим Егоров, ТКХ реформалауга ярдәм Фонды генераль директоры Константин Цицин, Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев, ТКХ Фонды генераль директоры урынбасары Олег Рурин, Рәссәй Төзелеш Министрлыгының торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү департаменты директоры Светлана Никонова, РФ субъектларының хакимият органнары вәкилләре чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты - технологияләр, сыйфат, ышанычлылык» Бөтенрәссәй киңәшмәсе 2020 елның 29-30 сентябрендә үткәрелә, аны оештыручылар - Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы һәм дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалауга ярдәм фонды.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында узган утырышта төбәкләрдә 2030 елга кадәр ил үсешенең илкүләм максатлары турындагы Указны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга да карамастан, илкүләм максатлар үзгәрешсез кала. Ул билгеләп үткәнчә, Хөкүмәткә октябрь ахырына кадәр илкүләм проектларга төзәтмәләр кертү, аларның күрсәткечләрен аныклау, шулай ук илкүләм проектлар буенча уртак, координацияләнгән эш системасын төзү йөкләнде.

Россия Президенты искә төшергәнчә, илкүләм проектларның төп чаралары төбәкләргә туры килә. "Төбәкләрнең акчалар белән эш итү мөмкинлеге булырга тиеш, һәм, әлбәттә, 2021 һәм алдагы елларда федерация субъектларының һәм үзәкнең финанс, бюджетара хезмәттәшлеге ничек оештырылачагын төгәл аңлау зарур", - диде ул.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, төп эш юнәлешләренең берсе – торак төзелеше. Торак төзелеше күләмен елына 120 млн. кв. метрга кадәр арттыру бурычы тора. Узган ел 80 млн.кв. метр тирәсе торак файдалануга тапшырылган. «Агымдагы катлаулы шартларда без төзелеш тармагына ярдәм күрсәтәбез. Экспертлар фаразларына караганда, быел ипотека кредитлары бирү күләме узган ел күрсәткечләреннән артып китәчәк. Ягъни, гомумән алганда, безнең ихтыяҗларны хуплау чаралары эшли, алар кирәкле нәтиҗә бирә. Әлбәттә, торак базарының озак сроклы тотрыклылыгы өчен тәкъдим дә артырга тиеш», - дип игътибар итте РФ Президенты.

Утырыш кысаларында РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемен җитәкләүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак тапшыру һәм шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту өлешендә куелган бурычларны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр кертте.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан ел башыннан бирле 890 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 788 мең сумлык 117 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 1 мең 240 оешма – СРО әгъзалары тикшерелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, торак төзелеше программалары буенча 25 сентябрьгә республикада 2 млн.10,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 67,5% ын тәшкил итә. 2 атна эчендә торак тапшыру динамикасы 65,1 мең кв. метр тәшкил иткән. Узган елның шушы чорына карата 114,5 % файдалануга тапшырылган.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча статистика органнарына 98,99 мең кв. метр мәйданлы 1 мең 694 фатирлы 76 йорт (планның 36,2%) буенча хисап тапшырылган. Узган ике атна эчендә Теләче районында 1 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Инвестицион программаның калган 54 объекты буенча йортларның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 27 объект әзер диярлек, 23 объект уртача әзерлектә, 4 объектта эшләр күп әле.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда 1 млн.317,2 мең кв. метр мәйданлы 177 күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру каралган. Нигездә, бу – иске кагыйдәләр буенча төзелә торган, өлеш кертүчеләр акчасына турыдан-туры төзүчеләр тарафыннан җәлеп ителә торган инвестицион торак. Бүгенге көндә 768,6 мең кв.метр мәйданлы 104 күп фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 58,3% ын тәшкил итә.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2020 елда 1 млн. 388,2 мең кв. метр мәйданлы 10 мең 680 йорт төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла. 25 сентябрьгә 1 млн. 143,2 мең кв. метр мәйданлы 8 мең 794 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 82,3% ын тәшкил итә. 2 атна эчендә динамика 31,2 мең кв. метр тәшкил иткән.

Гражданнарга торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаилә торак шартларын яхшырту планлаштырыла. 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү эше дәвам итә. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Дәүләт торак фонды белән республика милкенә 349 торак бина сатып алу өчен контракт төзегән. Шуларның 283 торак урынына республика хокукы теркәлгән, ятим балалар белән наем килешүләре төзелгән. 25 торак бина буенча сату алды әзерлеге эшләре алып барыла (кадастр исәбенә кую, Дәүләт торак фонды милке хокукын теркәү). Файдалануга тапшырылмаган йортларда (әзерлек 85% һәм югарырак) 41 торак бина бар. Калган 251 торак бина буенча 10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ятим балалар өчен торак сатып алу буенча өченче дәүләт контрактын төзү хокукына электрон аукцион игълан ителгән.

Шулай ук 46 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән, 41 документ тормышка ашырылган. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча субсидияләр 37 гаиләгә күчерелгән. Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 35 гражданга 21 сертификат рәсмиләштерелгән.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

Эш сәфәре кысаларында, региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штаб) рәисе урынбасары-РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, «Адымнар» полилингваль комплексы составына кергән, Бичурин урамындагы «165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» Муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенә килде һәм киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында катнашучылар «Зур Яшел Үзән» проекты буенча Рәссәй Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллинның йөкләмәләрен тормышка ашыру һәм башка эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Проект Яшел Үзәннән алып Казанга кадәр 4,2 мең гектардан артык территорияне комплекслы төзүгә кагыла, анда 4 млн.кв. м торак һәм социаль-эшлекле өлкә объектлары төзелергә тиеш. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, башка министрлык һәм ведомство вәкилләре, төзүчеләр катнашты. Шуннан соң РФ Төзелеш министрының беренче урынбасары ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин белән бергә 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Экскурсияне белем бирү комплексы җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үткәрде. Кунаклар 480 укучыга һәм 24 сыйныф-комплектка исәпләнгән башлангыч мәктәпнең тулысынча реконструкцияләнгән корпусын һәм 800 укучыга һәм 32 сыйныф-комплектка исәпләнгән билингваль мәктәп-янкорманы карадылар.

Моннан 45 ел элек төзелгән бина танымаслык булып үзгәргән. Нурлатта капиталь ремонттан соң республика программасы ярдәмендә «Солнышко» балалар бакчасы ачылды. Моннан 45 ел элек төзелгән бина танымаслык булып үзгәргән. Район башлыгы республика программасының мөһимлеген ассызыклады, аның ярдәмендә быел Нурлатта ике балалар бакчасы ачылды. «Балалар – безнең киләчәгебез», – диде Алмаз Әхмәтшин, аларны үстерү өчен барлык шартлар да тудырырга кирәк, дип билгеләп үтте.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган бәйге Рәссәй Төзелеш министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. "Иң яхшы проект-2020" НОПРИЗ халыкара һөнәри конкурсының нәтиҗәләрен игълан итү 2020 елның ноябрендә тантаналы чара барышында булачак. Конкурсның максаты-Рәссәйдә һәм чит илләрдә шәһәр төзелеше һәм архитектура-төзелеш проектлау һәм инженерлык эзләнүләре өлкәсендә иң яхшы казанышларны күрсәтү, архитектура һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге, инженерлык эзләнүләре өлкәсендә инновацияләр һәм алдынгы технологияләр кертүгә ярдәм итү, проект эшчәнлеге һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә һәм һөнәренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, төзелеш һөнәрләренең абруен күтәрү. Җиңүче проектларның презентацион материаллары НОПРИЗ сайтында урнаштырылачак һәм федераль округлардагы төрле тематик күргәзмәләрдә тәкъдим ителәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча каталог төзеләчәк, анда барлык проектлар да керәчәк. Номинацияләр һәм конкурста катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат НОПРИЗның рәсми сайтында урнаштырылган.

Торакны сафка бастыру буенча төбәкләр бишлегенә кергән Татарстанда төзелеш хәтта пандемиянең иң кызган чагында да бер көнгә дә тукталмаганнар. Төзелеш тармагы монда мөһим, локомотив сектор, шуңа күрә республика хакимияте төзүчеләр белән конструктив диалогны хуплый һәм әлегәчә хуплады, дип билгеләп үтте «Пандемия нәтиҗәләре: нәтиҗәле девелопментка юнәлеш» конференциясе барышында #Суварстроит коммерция директоры Эльвира Галәветдинова. «Беренче көннән башлап виртуаль презентацияләр әйләнешкә кертелде, килешүләрнең 90% электрон теркәлү нәтиҗәсендә башкарылды, безнең төзүчеләр төзелеп килә торган торак комплексларның булачак кешеләре өчен турыдан-туры эфирлар алып бардылар, ә «Кайгырту хезмәте» клиент сервисы ярдәмендә без халыкка азык-төлек китердек. Мондый комплекслы якын килү апрель-май айларында кимегән сату темпларын саклап калырга ярдәм итте. Дәүләт ярдәме исәбенә июнь аенда күләмнәр торгызылды, һәм без дә, хезмәттәшләребез дә раслый: вакытында күрелгән чаралар сату күләмен узган елга караганда 30% ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде», - диде Эльвира Галәветдинова.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә

Катнашуга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктыртучы федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, муниципаль хакимиятләрнең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге) чакырыла. Конкурска 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган һәм эфирга чыккан басмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллары кабул ителә. Конкурс бер этапта үткәрелә. Конкурс материаллары 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Быел түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителде:

✔ Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында ипотека базарын үстерү буенча мәгълүмат агентлыклары, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү турында мәгълүмати агентлыклар, басма һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау турында мәгълүмати агентлыклар, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни объектлар төзү турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелеше турында мәгълүмат агентлыклары, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни объектларны капиталь ремонтлау турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау турында мәгълүмат агентлыклары, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасы төзелеш комплексында яңа технологияләр куллану турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасы төзелеш комплексында яңа технологияләр куллану турында мәгълүмат агентлыклары, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгында яңа технологияләр куллану турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгында яңа технологияләр куллану турында мәгълүмат агентлыклары, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында заманча торак төзелеше булдыру турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында заманча торак төзелешен булдыру турында мәгълүмат агентлыклары, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстанда каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү турында мәгълүмат агентлыклары, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында телевидениедә һәм радиода иң яхшы материал.

✔ Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында мәгълүмат агентлыклары, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал.

Җиңүчеләр махсус диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнәчәк.

Катнашу өчен гариза.

2020 елда массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын үткәрү турында нигезләмә.

2020 елда массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын уздыру буенча оештыру комитеты составы.

Бәйләнеш: Телефон: (843) 231-14-51 (52), (843) 231-15-00, e-mail: pressa.msagkh@mail.ru

Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясен эшләүчеләр «Архитектура мирасы - 2020» III Бөтенроссия фестивалендә бүләкләнде. 17-19-нчы сентябрьдә Санкт-Петербургта узган конкурсның ябылу тантанасында концепция «Архитектур һәм ландшафт мирасы объектларын саклауга юнәлдерелгән төбәк яисә муниципаль программалар» номинациясендә «Иң яхшы саклау һәм үстерү объекты» гран-приена лаек булды.

Архитекторлар Олег Маклаков һәм Анна Новикова, социолог Марья Леонтьева һәм ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусовадан торган Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясен эшләүчеләр коллективы заманча тарихи шәһәрне үстерүнең новаторлык методикасын тәкъдим иттеләр. Концепция өстендә эш ике ел дәвамында алып барылды.

«Архитектура мирасы - 2020» III Бөтенроссия фестиваленең темасы шәһәр мохите контекстында тарихи һәм заманча ландшафт булды. Фестивальдә ТАССРның 100 еллыгы елында Казанның тарихи җирлегенең тотрыклы үсеш концепциясенә, мәдәният объектларына һәм монументаль сәнгать әсәрләренә багышланган зур экспозиция тәкъдим ителде, ул республика юбилеена, тарихи-мәдәни мирасны саклау, архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү өлкәсендә комплекслы фәнни тикшеренүләргә багышланган иде.

Зөя Успенский монастыре соборын реставрацияләү «Архитектура мирасы объектлары, архитектура һәйкәлләре, ансамбльләр, комплекслар буенча проектларны гамәлгә ашыру» номинациясендә «Иң яхшы саклау һәм үсеш объекты» алтын дипломына лаек булды. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты «Иң яхшы студентлар эше» дипломы белән бүләкләнде.

Архитектура һәм ландшафт мирасы объектларын саклау буенча төбәк проектларын һәм программаларны тәкъдим иткән конкурсантлар арасына илнең 7 субъектыннан: Санкт-Петербург, Архангельск, Вологодск һәм Свердловск өлкәләреннән, Красноярск краеннан, Татарстан һәм Дагестан республикаларыннан профессионаллар керде.

Казан - мондый концепцияне булдыруга алынган беренче Россия шәһәрләреннән. Авторларга тарихи үзәк үзенчәлекләрен саклау өчен кагыйдәләр эшләү һәм тарихи шәһәр ландшафтының төп характеристикаларын, төзелеш масштабын һәм типологиясен, кишәрлекләрне үзләштерү принципларын сакларга мөмкинлек бирә торган яңа архитектура булдыруга якын килүне тәкъдим итү бурычы куелган иде.

Концепция һәм регламентлар миллионлы эре шәһәрнең тарихи җирлеге өчен беренче тапкыр эшләнде. Мондый регламентлар хәзер берничә шәһәрдә: Самара, Түбән Новгород, Санкт-Петербургта формалаша, әмма Казан проектында эре шәһәрләрнең тарихи җирлекләрен саклау предметын төгәлләштерүгә кагылышлы өлеш киң һәм тулы итеп эшләнгән, дип хәбәр итә Bright Consulting компаниясе матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International