Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Красный Ключ поселогында Кама елгасы яр буенда һәм «СемьЯ» үзәк шәһәр паркында булды. Объектлар буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман биреп барды.
Зәйдәге Жуков урамындагы 7-нче номерлы йортта яшәүчеләр капиталь ремонтны 14 ел көткәннәр. 2016-нче елда әлеге йорт "Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау" республика программасына кертелгән булган.
Халыкара фәнни-инновацион "ИННОВОЛОГДА-2016" форумында катнашырга чакырабыз, ул 2016 елның 26 нчы ноябрендә Вологда шәһәрендә узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (Халитов ур.) «ЦемМаркет» күп функцияле сәүдә-логистика комплексын ачу тантанасында катнашты.
Түбән Кама шәһәрендә 12 катлы торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
Төзелеш комплексы бүген - республика икътисадый үсешенең нигезе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" комплексында үткән Төзелеш көненә багышланган бәйрәм чарасында белдерде.
2016 елның май аенда Спас районының Болгар шәһәрендәге “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турындагы күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә тора.
17-нче августта Татарстан Республикасының иҗтимагый палата әгъзасы һәм "ТР ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" белән торак-коммуналь секторы сораулары буенча халыкны кабул итү узды.
2016-нчы елның 12-15-нче октяберендә Россиянең Сәнәгать һәм Сәүдә министрлыгы катнашында АНО "Муниципаль өлкәдә җитәкчеләр клубы" һәм КВКО "Алмаз-Антей" Кырымда V - нче Муниципаль Форум үткәрәләр.