ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда “Парк һәм скверлар” республика программасы кысаларында 11 объектта эш башланды. Мондый мәгълүматны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде.
Татарстан Республикасында ДТИ (ГЖИ) мәгълүматлары буенча 2015 елның 29 апреленә 42 муниципаль районда 2 мең 652 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 10 районда техникакуркынычсызлыгын бозу очраклары ачыкланган. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "2014-2017 елларга һәм 2020 ел периодына кадәр авыл территорияләрне тотрыклы итеп үстерү" ФМП программасын Татарстан Республикасында тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте.
Татарстанда 2014 ел нәтиҗәләре буенча профсоюзлар эшләгән оешмаларда хезмәт урынында имгәнү очраклары 50 процентка кимегән.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиковның профсоюз активлары белән очрашуда ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова хәбәр итте. Очрашуда шулай үк ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм тоарк-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2015 елда спорт мәйданчылыкларны төзү программасы буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә сәясәт-мәдәни объектларны төзү бүлеге башлыгы Динар Сагдатуллин җитәкчелегендә үтте.
Көннең урамдагы уртак температураның торак фондын һәм муниципаль оешмаларны җәйге режимында кулланырга мөмкинлек бирә торган зурлыка җитү сәбәбендә 2014/2015 елларда Казан ш. җылыту сезонын 2015 елның 5 майда тәмамларга планлаштырылган,Аксубай районында - 6 майда.
Торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын карар итү буенча гражданнарга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасында ТКХ сферасында иҗтимагый тикшерү региональ үзәге эш алып бара.Төп юнәлешләр - кайнар линия,халыкка гомуми һәм юридик сораулар буенча консультация ярдәмнәр күрсәтү.

28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Кичә Казанда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, республиканың төзелеш комплексы вәкилләре катнашты.
Татарстан Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыруга һәм 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына планлы әзерлек алып бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Россия-2018» оештыру комитеты» АКБО генераль директоры Алексей Сорокин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген бөтен илдә Хезмәт саклау көнен үткәрәләр. Ул демонстрацияләрсез үтә,ләкин һәрберебез белә -  сыйфатлы һәм куркынычсызлык эш шартлары хезмәтчеләр өчен бик мөһим.
Хезмәт саклау көнендә куркынычсызлык техника кагыйдәләрен башкару кирәклеге турында искә төшерү максаты белән үткәрелә.Бүгенге көн - кешеләрнең эш шартларына игътибар ясау һәм эш урнында җәфа чиккән һәм үлгән кешеләрне искә төшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International