ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хөрмәтле сайтка керүчеләр! Инвестицион налог кредиты формасындагы дәүләт ярдәмен алуда кызыксынган предприятие җитәкчеләренә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында урнашкан мәгълүмат белән танышырга киңәш итәбез. 

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 29 апрелендә Казанда Татарстан тарихында иң зур форум - "ТКХ модернизациясе буенча бурычлар: регион тәҗрибәсе һәм Татарстан инициативалары" узачак. 
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н.Кудряшев Кырым республикасы Бакчасарай районы делегациясе вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. 
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайның Чит илләр белән дуслык урнаштыру җәмгыяте рәисе Ли Сяолин ханым белән очрашу узды.Очрашуда шулай ук  РФнең КХРда Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Андрей Денисов, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “ТАИФ” ААҖ Директорлары советы Рөстәм Сүлтиев һәм “Газпром Межрегионгаз Казан” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.

17 апрель көнне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар дуслыгы" партнерлыгы вәкилләренең гомуми җыелышы узачак. Җыелышта 2013 ел нәтиҗәләре каралачак һәм 2014 елга эш планы каралачак. 

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында икенче милли чемпионат WorldSkills Russia программа проекты күрсәтелде. Әлеге чара быел 12-21 май көннәрендә узачак. Киңәшмә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов җитәкчелеге астында узды. 
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында мобилизация әзерлеге буенча җаваплы затларның әзерлеген тикшерү буенча киңәшмә узды. Чараны министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов уздырды. 
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында ТР төзелеш тармагында яралану очракларын киметү соравы буенча киңәшмә узды. Төп бурыч - төзелеш объектларында яралану очракларын мөмкин булганча киметү, ә иң яхшысы - юк итү. Киңәшмәне министр урынбасары Алмаз Әхмәтшин үткәрде. 
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев Казансу елгасының уң һәм сул ярларында яр ныгыту корылмалары төзелеше барышы буенча киңәшмә үткәрде. 
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре өчен Дәүләт хезмәтләре порталы шәхси кабинетларында эшләү буенча укыту үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International