214-ФЗ нинди гарантияләр бирә?

Торак йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын төзү өчен гражданнардан һәм юридик затлардан акча җәлеп итү, шулай ук процесста катнашучыларда мондый объектларга карата хокук барлыкка килү 214 номерлы махсус Федераль закон белән җайга салына.

Анда соинвесторларның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен һәм мөлкәтен яклау буенча гарантияләр билгеләнгән. Закон гарантияләре өлешле төзелештә катнашу турында шартнамәләр төзегән өлеш кертүчеләргә кагыла. Андый гарантияләр берничә:

1. Булмаган объектлар төзелешенә гражданнардан акча җыела торган алдау мөмкинлеген юкка чыгару. Моның өчен 214-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясында төзүчегә гражданнар белән өлешле төзелештә катнашу шартнамәсен түбәндәге очракларда төзү тыела: – төзүгә рөхсәт алганчыга кадәр, – проект декларациясен бастырып чыгарганчыга, урнаштырганчыга һәм/яки тапшырганчыга кадәр, – төзүченең объект төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегенә милекчелек хокукы (әлеге кишәрлекнең аренда, субаренда шартнамәсе) дәүләт теркәвенә алынганчыга кадәр.

2. Фатирларны "икеләтә" сату мөмкинлеген юкка чыгару. 214-ФЗ Федераль законның 4 статьясында өлешле төзелештә катнашу шартнамәсен язмача формада төзү күздә тотыла. Мондый шартнамә дәүләт теркәвенә алынырга тиеш һәм бары тик шундый теркәлүне узганнан соң гына шартнамә төзелгән булып санала.

3. Банкротлык (белә торып банкрот) очрагында төзүче соинвесторларны бернәрсәсез калдырырга мөмкин. 214-ФЗ Федераль законның 13 ст. буенча өлешле төзелештә катнашучыларның барысына да, шартнамә дәүләт теркәвенә алынган вакыттан башлап, түбәндәгеләр залогта тора дип санала: - милекчелек хокукында төзүченеке булган җир кишәрлеге (яисә әлеге кишәрлекнең аренда, субаренда хокукы), – һәм шушы җирдә төзелә торган күпфатирлы йорт һәм/яисә күчемсез мөлкәтнең башка объекты. Өлешле төзелештә катнашу турында шартнамә буенча гражданнардан акча җәлеп иткәндә төзүчеләрнең эшчәнлеге Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле органнары ягыннан дәүләт контролендә торырга тиеш.


МӨҺИМ! Өлешле төзелештә катнашу турында шартнамә төзегәндә, өлеш кертүче төзелешенә үзеннән акча кертелә торган объектны тәгаенләштерә (ягъни шартнамәдә йортның номеры, каты, фатир номеры, метражы, бүлмәләр саны һ.б. язып куела). *** Фатирлар бүлү турында карар ТТК идарәсенең гомуми җыелышларында кабул ителә. Шул ук вакытта төзелә торган йортта фатирлар саны шушы төзелешкә финанс керткән пайчыларның үзләренә караганда азрак планлаштырылган очраклар да җитәрлек һәм кооперативка соңгы булып кергән пайчылар фатирларны беренчеләр исәбенә алырга мөмкин. Торак-төзелеш кооперативлары (ТТК) һәм торак-туплау кооперативлары кысаларында төзү өчен гражданнардан акча җәлеп итү бу кооперативлардагы әгъзаларның хокуклары яклануга өлешле төзелештә катнашучылар буларак гарантия бирүне күздә тотмый. ТТК һәм торак-туплау кооперативлары эшчәнлеге РФ Торак кодексы нигезләмәләре һәм "Торак-туплау кооперативлары турында" 215-ФЗ номерлы Федераль закон белән җайга салына.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International