Өлешле төзелештә катнашу шартнамәсе турында

Өлешле төзелештә катнашу шартнамәсен 214-ФЗ буенча ничек теркәргә?

Өлешле төзелештә катнашу турында шартнамәләрне дәүләт теркәвенә алу "Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында" 122-ФЗ номерлы федераль закон таләпләренә туры китереп башкарыла. Шартнамәне төзүче терки. Бу вакытта өлеш кертүчегә моны мөстәкыйль башкару закон белән тыелмый.

Теркәүгә алучы органга - Росреестр идарәсенә - түбәндәгеләрне тапшырырга кирәк:

1. Дәүләт теркәвенә алу турында гариза;

2. Дәүләт пошлинасын түләү турында документ (дәүләт пошлинасының күләме РФ Салым кодексының 333.33 ст. белән билгеләнгән);

3. Хокук иясе вәкиленең һәм алыш-бирешләрдә катнашучыларның вәкаләтләрен, шул исәптән юридик зат вәкиленең соңгысы исеменнән эш йөртүгә вәкаләтле булуын раслаучы документлар;

4. Хокук булуын билгеләүче документлар;

5. Физик зат - оешма вәкиле күрсәтә торган, шәхесне таныклаучы документ;

6. Юридик затның гамәлгә кую документлары (яисә аларның нотариаль таныкланган күчермәләре);

7. Өлешле төзелеш объектын (мисал өчен, фатирны) тасвирлаган документлар, төзеләчәк күчемсез мөлкәт объекты (йорт) планында аның урнашу урынын һәм планлаштырылган мәйданын күрсәтеп.

Шартнамәне теркәүгә алганда өлеш кертүчедән башка документлар да таләп ителә ала (теркәүче орган ихтыярына карап).

 Өлешле төзелештә катнашу турында шартнамәдә түбәндәгеләр булырга тиеш (214-ФЗ федераль законның 4 ст.):

1) күпфатирлы йортны һәм/яисә күчемсез мөлкәтнең башка объектын эксплуатациягә кертү өчен рөхсәт алынганнан соң проект документациясе нигезендә төзүче тарафыннан тапшырылырга тиешле конкрет өлешле төзелеш объектын билгеләү;

2) төзүче тарафыннан өлешле төзелештә катнашучыга өлешле төзелеш объектын тапшыру чоры;

3) шартнамәнең бәясе, аны түләү чоры һәм тәртибе;

4) өлешле төзелеш объектына гарантия чоры.

Өлешле төзелештә катнашу турында шартнамә теркәүгә алынганнан соң, 2014 елның 30 декабрендәге 214-ФЗ номерлы Федераль законның 21 ст. 2 өлеше нигезендә өлешле төзелештә катнашучының таләбе буенча төзүче танышып чыгу өчен түбәндәгеләрне күрсәтергә бурычлы:

1) төзүгә рөхсәт;

2) күпфатирлы йортны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең башка объектын төзү проектына техник-икътисадый нигезләү;

3) проект документациясенә дәүләт экспертизасы бәяләмәсе;

4) үзенә кертелгән барлык үзгәрешләре белән проект документациясе;

5) төзүченең җир кишәрлегенә хокукын раслаучы документлар. Торак биналар төзү өчен гражданнардан акча җәлеп итү бары тик өлешле төзелештә катнашу турында шартнамә дәүләт теркәвенә алынганнан соң гына рөхсәт ителә.

Өлешле төзелештә катнашу турында үрнәк шартнамә (күчереп алырга)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International