Су белән тәэмин итү буенча республика программасы

Федераль законнар нигезендә, җирлектә су белән тәэмин итүне оештыру җирле үзидарә органнары вәкаләтенә карый.

Җирле үзидарә органнарына әлеге эшне башкаруда Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан ел саен финанс ярдәме күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы “Татарстан Республикасының газлаштыру, энергияне саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды” ДКУ белән берлектә, муниципаль берәмлекләрдән кергән гаризалар буенча, ел саен Татарстан Республикасы торак пунктларында төзелүче, капиталь төзекләндерелергә һәм реконструкцияләнергә тиешле – халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү объектлары исемлеген төзи (эш атамасы – “Авылда су белән тәэмин итү” программасы).

Программаны финанслау “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү белән тәэмин итү” дәүләт программасының “2015-2020 елларга бюджет инвестицияләре һәм социаль һәм инженерлык инфраструктурасын капиталь төзекләндерү” ярдәмче программасы кысасында гамәлгә ашырыла (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 апрелендәге 289 номерлы карары).

Торак пунктларны су белән тәэмин итүне яхшырту буенча чаралар Татарстан Республикасы бюджеты акчасы хисабыннан башкарыла, бу чараларга туры китереп, магистраль суүткәргечләр, су белән тәэмин итүнең урамнардагы челтәрләрен салу, артезиан скважиналарын бораулау, су чыгару башняларын урнаштыру күздә тотыла.

Хосусый йортларга таба суүткәргеч салу дәүләт программасы белән күздә тотылмый, ә магистраль челтәрләргә тоташу өчен су белән тәэмин итүче оешмадан алынган техник шартлар нигезендә физик затларның акчасы хисабына башкарыла.

2013-2016 елларда Татарстан Республикасы торак пунктларында яшәүчеләрне хуҗалык өчен һәм эчә торган су белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү хезмәтләренең сыйфатын арттыру буенча чараларны тормышка ашыру буенча тотылган чыгымнар күләме 2 726,2 млн. сум тәшкил итте (шул исәптән, федераль субсидияләр - 85,8 млн. сум), 1 148,3 чакрымлык суүткәрү челтәре, 140 суэтем манарасы, 129 артезиан коесы төзелде (үзгәртеп корылды).

2017 елда финанс күләме 660,9 млн. сум тәшкил итте. Построено (реконструировано) 252,62 чакрымлык суүткәрү челтәре, 38 суэтем манарасы төзелде (үзгәртеп корылды), 44 артезиан коесы борауланды.

2018 елга финанс күләме 650,0 млн. сум тәшкил итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International