Марат Айзатуллин Казан агломерациясен үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Казан Башкарма комитетында Казан агломерациясен үстерү буенча киңәшмә узды. «ТР Киңлек үсеше институты» ДБУ директоры Олег Григорьев киңәшмәдә катнашучыларга Казан агломерациясенең мастер-планын тәкъдим итте.

Киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш һәм архитектура министры Марат Айзатуллин катнашты.

Мастер-план хезмәт урыннары буенча җентекле аналитикадан башланды. Хәрәкәт күләме билгеләнде, икътисад, социаль объектлар һәм рекреацион зоналар белән тәэмин ителеш анализланды. Аз катлы һәм биек йортларны, шулай ук ИЖС йортларын теркәү аша территорияләр халкының саны билгеләнгән.

Тәкъдим ителгән проектка яңа юллар трассировкасына, инженерлык инфраструктурасын үстерүгә, төрле участокларда төзелеш күләмнәренә, транспорт-күчмә узелларны үстерүгә һ. б. кагылышлы фикерләр әйтелде.

Һәр зур теманы җентекләбрәк эшкәртү өчен транспорт, инженерлык, социаль инфраструктура һ.б. аерым карарга карар ителде. Очрашулар атна саен төзелеш министры һәм шәһәр мэры катнашында планлаштырылган.

Мастер-план буенча эшләр тәмамланганнан соң, документ Татарстан Рәисенә Рөстәм Миңнехановка тапшырылачак.

Киңәшмәдә шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров һ. б. катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International