Татарстанның коммерция булмаган оешмалары дәүләт өчен, республика алдында торган бурычларны үтәүдә мөһим партнер булып тора. Бу турыда бүген, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, социаль ориентлашкан КБО II Республика форумының пленар утырышында ясаган чыгышында хәбәр итте. Утырыш Казанда булды, әлеге чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
Икенче форумда 1000нән артык кеше катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларының коммерция булмаган оешмалары, республика министрлыклары һәм ведомстволарының иҗтимагый советлары, республика муниципаль оешмаларының иҗтимагый советларыннан вәкилләр, шулай ук чакырылган экспертлар, федераль ведомство вәкилләре катнашты.
Форум кысаларында секцияләрдә социаль ориентлашкан коммерция булмаган оешмаларның хакимият һәм җирле үзидарә органнары үзара мөнәсәбәте, коммерция булмаган оешмаларның республика муниципаль оешмаларының социаль-икътисади үсешендә катнашуы, шулай ук социаль ориентлашкан коммерция булмаган оешмаларның иң яхшылары турында күргәзмә үткәрү сораулары тикшерелде. Пленар утырышта форумга нәтиҗәләр ясалды.
ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин республикада социаль ориентлашкан КБО эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады. РФ Икътисади үсеш Министрлыгының инновацион үсеш департаменты директоры Артем Шадрин, үз чиратында, Татарстанның социаль ориентлашкан КБО системасы үсеш алган регионнар рәтендә булуын, әлеге күрсәткеч буенча регион-лидерлар бишлегенә керүен, шул сәбәпле Икътисади үсеш Министрлыгының республикага ярдәм итәргә тырышуынбилгеләп үтте.
А.Шадрин КБО га дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм итү чаралары турында сөйләде. Шулай итеп, социаль ориентлашкан КБО өчен ташламалы салым түләүләренең срогы озайтылган, эшчәнлекнең социаль-ориентир юнәлешләренең исемлеге киңәйде. Артем Шадрин хәбәр иткәнчә, 2013 елда социаль ориентлашкан КБОга ярдәм итү өчен федераль бюджеттан бүленеп бирелгән субсидия 630 млн. сумны тәшкил иткән, ә 2014 елда әлеге сумма 660 млн. сумга, 2015 елда 690 млн. сумга кадәр күтәреләчәк. Тәкъдим итү шарты булып, социаль ориентлашкан КБОга ярдәм итә торган региональ программаларны каблу итү тора.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, форумга йомгак ясаганда билгеләп үткәнчә, республиканың иҗтимагый тормышында билгеле бер үзгәрешләр күзәтелә. Шулай итеп, Р.Миңнеханов сүзләренә караганда, ветеран һәм яшьләр, религия, милли һәм иҗади берләшмәләрнең тәэсире сизелерлек үсте.
“КБО – республика алдында торган бурычларны үтәүдә, дәүләт өчен җитди партнер”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Аның сүзләренә караганда, төрле дәрәҗәдәге хакимиятнең бурычы – КБОга ярдәм итү. “Шул ук вакыта төп принцип – сәяси конъюнктурадан КБОны дистанцияләү”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, иҗтимагый берләшмәләрнең саны һәм сыйфаты координацион функцияләрең яңа дәрәҗәсен таләп итә,әлеге функцияләрне ТР Иҗтимагый палатасы үзенә уңышлы гына алды. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, иҗтимагый контроль практикасының дәүләт хакимитяте эшчәнлеген контрольдә тотуда ярдәм итәргә әзер булуны хәбәр итте.
Татарстан Президенты сүзләренә караганда,коммерция булмаган оешма вәкилләрен ОП составына кертеп, Иҗтимагый палата һәм җирле КБОның бәйләнешен ныгытырга кирәк.
Коммерция булмаган оешмаларга ярдәм итү турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2014 елдан алып 2016 елга кадәрге чорда КБОларга ярдәм итү якынча 1 млрд. сумны тәшкил итәчәк, әлеге чараларның яртысы республика бюджетыннан биреләчәк.
“Минем тарафтан ТР Президентының ел саен бирелә торган “Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен” дигән 5 премия тапшыру турындагы карар кабул ителде”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Форумда катнашучылар бу яңалыкны алкышлар белән каршы алдылар.
Пленар утырыш ахырында, Татарстан Президенты, социаль ориентлашкан -коммерция булмаган оешма вәкилләре - КБО бәйгесе лауреатларына, ТР бюджетыннан субсидия алу өчен сертификатлар тапшырды.