Бүген Министрлар Кабинетында агымдагы елда торак тапшыру программасын җентекләп тикшерделәр

2012 елның 6 октябре, шимбә

Бүген Хакимият йортында республиканың Премьер-министры И.Ш. Халиков рәислегендә, видеоконференция режимында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ф.М. Ханифов чыгыш ясады. 5 октябрьгә республикада 1 млн. 624,4 мең кв. метр торак ( еллык бурычның 65,6%) файдалануга тапшырылды. 2012 елны торак төзү программасын тулысынча үтәгән муниципаль оешмалар түбәндәгеләр: Әгерҗе, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай.

Калган өч ай эчендә тагын 853,6 мең кв. метр торакны файдалануга тапшыру өчен күп эш эшлисе бар.

2012 елгы социаль ипотека программасы нигезендә фаайдалануга тапшырыласы йортлар  исемлегенә кергән объектларның әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: 33 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 1 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Республикада 774 БВС ветераны өчен 147 йорт төзелә. Тапшырыласы 53 күпфатирлы инвестицион торак йортларның әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: 41 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 12 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә.

Аз катлы төзелеш бүлегендә, индивидуаль торак төзелешен дә исәпкә алганда, республика буенча 2 мең 768 объект бар, шулардан: 1 мең 592 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 887 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 289 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Киңәшмәне алып барган И.Ш. Халиков торакны файдалануга тапшыру буенча түбән күрсәткечкә ия булган территорияләрнең җитәкчеләре белән элемтәгә керде. Алар әлеге ситуациягә аңлатма бирделәр.

Ф.М. Хәнифов үзенең докладында билгеләп үткәнчә, 2012 елда республика бюджетыннан, ятим балалар өчен 112 млн. сумлык 124 торак сертификаты рәсмиләштерелгән, шуларның 113е тормышка ашырылган.

5 яки аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр буенча 110 млн. сумлык 39 торак сертификатың 36сы реальләшкән.  

Докладның икенче өлеше 2012 елгы авария хәлендәге торакны ликвидацияләүгә багышланган иде. 2012 елның төп программасы буенча агымдагы вакытка 30 муниципаль оешмадан 21 муниципаль район гына муниципаль контрактларны һәм сатып алу килешүләрен тәкъдим итте. Шулар арасыннан 12 муниципаль районның гына муниципаль контрактлары һәм сатып алу килешүләре программаның тулы күләменә туры килә.

Муниципаль оешмалар тәкъдим иткән контрактлар һәм сатып алу килешүләре нигезендә, Министрлык тарафыннан реестр төзелде һәм әлеге реестр якын арада кул куеп Фондка җибәрү өчен Президентка тапшырылачак. Реестр буенча финанслауның күләме 373 млн. сум ( төп программа күләменең 60%).

2012 елгы “Авыл клублары” программасын реальләштерү тәмамланып килә. 6 октябрьгә 37 мәдәни һәм киң фунцияле үзәктә төзү-монтаж эшләре тәмамланды. 7 объектта ( Түбән Кама, Казан шәһәрендәге ике объект, Тукай, Кама Тамагы, Апас һәм Тәтеш районнары) төзү-монтаж эшләре тәмамланырга тора, бизәкләү һәм территорияләрне төзекләндерү эшләре бара, әлеге объектларны тапшыру 20 октябрьгә планлаштырылган. Индивидуаль проект булу сәбәпле, ике объектта файдалануга тапшыру вакыты күчерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International