2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлау өчен Бөтенроссия тавыш бирү көчәя бара.
13 майга булган мәгълүматларга караганда, 308 мең татарстанлы төзекләндерү объектларын сайлаган.
Агымдагы елда Татарстанда яшәүчеләргә 178 объект тәкъдим ителгән: парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар һәм скверлар. Территорияләр исемлеге шәһәр һәм район администрацияләре белән берлектә төзелгән. Исемлеккә шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча 20 җәмәгать урыны кергән.
Республиканың теләсә кайсы районында бер җәмәгать урынын сайларга мөмкин zagorodsreda.gosuslugi.ru.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Фотода: Нурлатның Кариев урамындагы «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2025 елда төзекләндерелгән парк