Татарстанда 2,8 млн кв. метрдан артык торак төзелгән

2026 елның 19 сентябре, шимбә

Татарстанда торак төзелеше буенча гомуми план 90% ка үтәлгән – 2,856 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде. Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Коммерцияле төзелеш программасы буенча гомуми мәйданы 942 мең кв. метрдан артык булган 106 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган, бу еллык күләмнең 90% тәшкил итә.

Социаль ипотека программасы 74% ка үтәлгән. 108 йортның 38е төзелгән, аларның гомуми мәйданы 111 мең кв. метрдан артык.

ИЖС программасы 91% ка гамәлгә ашырылган – 1,802 млн кв. м торак тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International